news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе укучылары арасыннан иң яхшы әйдаманны сайлап алдылар

Әгерҗенең мәктәптән тыш эшләр үзәгендә беренче тапкыр “Менә дигән вожатый“ дип исемләнгән бәйге узды.

(Әгерҗе, 8 февраль, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Бәйгедә башлангыч сыйныф оешмалары белән эшләүче 7-10 сыйныфта укучы егет-кызлар катнашты, дип яза районның “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы.

Үзләренең бик оста вожатый икәнен раслар өчен аларга тапкырлыкларын, фикерләү сәләтен, тәрбия ысулларын, хәтта педагогик алымнарны да күрсәтергә туры килде. Биремнәрдән тыш, вожатыйлар мәктәптәге эшләрен чагылдырган стена газеталары да чыгарганнар.


Бәйге нәтиҗәләре буенча “Менә дигән вожатый“ исеменә 3нче мәктәптән Евгения Петрова лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны 1нче гимназиядән Владислав Савинов һәм Данир Закиров бүлештеләр, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot