Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе училищесы туксан еллык юбилеен бәйрәм итә
Бүгенге көнгә училище аша 15 меңнән артык егет-кыз үткән.
(Әгерҗе, 1 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Наталья Нәфыйкова). Март аенда безнең белем бирү учреждениесенә нигез салынуга (элекке 7нче Әгерҗе һөнәр училищесы, хәзерге Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче филиалы) 90 ел тулды, дип яза район газетасы сайты.
Республикадагы иң “өлкән“ һөнәри уку йортының тарих башы 1928 елга барып тоташа. Ул вакытта паровоз депосы базасында “Бригада өйрәнчекләре мәктәбе“ оеша.
Туксан ел эчендә көллияттә үзгәртеп корулар һәм исем алыштырулар күп була. 2008 елда шәһәрдәге ике – 27нче һәм 105нче көллиятләрне берләштерәләр. 2014 елда безнең уку йорты Бөгелмә аграр колледжының 3нче, ә 2016 елдан Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең 2нче филиаллары итеп үзгәртелә.
Нинди генә җилләр кагылса да, уку йортының максаты бер: ул гомер-гомергә тимер юл транспортына кадрлар хәзерләү урыны булды. Бүгенге көнгә училище аша 15 меңнән артык егет-кыз үткән. Хәзер дә Әгерҗедә һәм күрше-тирә өлкәләрдә билгеле уку йорты булуы белән горурланабыз. Бу уку елында гына бездә 300дән артык студент белем ала. Ел саен йөздән артык егет-кызга дипломнар тапшырыла.
Соңгы елларда илебездә эшче һөнәрләр хәзерләүгә зур игътибар бирелә, һөнәри белем бирү системасына яңа стандартлар кабул ителә. Бу Әгерҗедәге филиалның матди-техник базасын ныгытуны да таләп итә. Нинди генә авырлыклар булуга карамастан, уку йорты дус, тату коллективы, үз эшенең чын осталары булган, армый-талмый хезмәт куючы максатчан хезмәткәрләре белән мактаулы.
Хөрмәтле ветераннарыбызны, бердәм коллективны, яраткан студентларыбызны көллиятнең юбилее белән котлыйбыз. Без үткәнебез белән горурланабыз һәм киләчәккә өмет белән карыйбыз, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз