news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе тренеры “Төнге Казан“ дип исемләнгән йөгерештә катнашты

Илдар, ун чакрымны 43 минут 33 секундта үтеп, финиш сызыгына 83нче булып килгән.

(Әгерҗе, 18 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 2нче мәктәпнең укытучы-тренеры Илдар Идиятов башкалабызда “Төнге Казан“ дип исемләнгән йөгерү ярышында катнашты.

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 700 спортчы әлеге дистанцияне узарга теләк белдергән. Илдар, ун чакрымны 43 минут 33 секундта үтеп, финиш сызыгына 83нче булып килгән. Ул 29 июльдә Түбән Камада янә ун чакрымлы ярышта катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot