Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе тимер юлчылары паровоз ясады
“Агрыз-Южный“ сервис локомотив депосында тимер юлның нигезен тәшкил иткән паровозга хөрмәт йөзеннән алтын куллы осталар экспонат ясадылар.
(Әгерҗе, 2 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).“Агрыз-Южный“ сервис локомотив депосында тимер юлның нигезен тәшкил иткән паровозга хөрмәт йөзеннән алтын куллы осталар экспонат ясадылар, дип яза җирле басма.
Макетның нигезен ФД сериясендәге паровоз тәшкил итә. Ул – Әгерҗе локомотив депосында 1939 елдан хәрәкәттә. Осталар ун көн эчендә кул астында булган гади генә материалдан күз явын алырлык, буыннардан-буыннарга якты истәлек булып калырлык менә дигән паровоз тудыралар. Аның корпусын тормоз цилиндры тәшкил итә, автосцеп җайланмасы өчен цилиндр капкачы клапанын алалар. Яктырткычлар урынына манометр кулланалар.
–Паровоз өчен кирәкле әйберләрне депо буйлап җыярга туры килде. Кулланылыштан төшеп калган тепловозның запас частьләрен дә файдаландык, – ди электр-газ белән эретеп ябыштыручы Александр Неклюдов.
Александрның бу эш белән янып йөргәнен күргән кайбер хезмәттәшләре аның шундый матур паровоз тудырачагына хәтта ышанмаганнар да. “Юкка вакыт уздырасың“, диючеләр дә булган.
–Чынлап та, эшне башлаганда бик авыр булды. Детальләрне бер конструкциягә җыйганда проблемалар да туды. Кайбер детальләрне эретеп ябыштыру җайланмасы белән генә дә тоташтырып булмады. Яңадан-яңа ысуллар уйлап чыгарырга туры килде. Әмма тырышлык бушка китмәде, бик матур, җыйнак паровоз барлыкка килде, – ди оста.
Алар ясаган экспонатны һәр көнне йөзләгән тимерьюлчы уза торган тепловозларны ремонтлау участогына урнаштыралар.
Тимерюлчылар тарафыннан тудырылган тагын бер җайланма турында әйтми булмый. Быел депо ремонтчылары 15 тонналы икенче өстәмә реостат станциясе ясаганнар. Ул ТЭП70в/и серияле тепловозларны сынау мөмкинлекләрен исәпкә алып проектлаштырылган. Әлеге станция гамәлгә кергәннән соң елга 60 мең сум акча янга калачагы да исәпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз