news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе тимер юл станциясенә 90 ел тула

1920 елның 1 июлендә Казан-Екатеринбург тимер юлы буйлап Әгерҗе станциясе аша Мәскәүдән тәүге поезд уза

(Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Горький тимер юлының Әгерҗе станциясенә 90 ел тула. Станция тарихы тагын да иртәрәк башлана. ΧΙΧ гасырның 60 нчы елларында илдә 3 төп тимер юл проекты хакында актив фикер алышулар барган. Казаннан Сарапул, Красноуфимски, Екатеринбург, Камышлов аша Төмәнгә юл төзелеше шуларның берсе булган. Әлеге проект император Александр ΙΙ тарафыннан 1887 елда ук расланса да, аны гамәлгә ашыру рус-төрек сугышы чыгу сәбәпле, кичектерелә.
1910 елда Мәскәү-Казан тимер юлы җәмгыяте идарәсе рәисе фон Мек яңадан Казан-Екатеринбург линиясе төзелешен күтәреп чыга. 1914 елның җәендә, ниһаять, эшләр башлана. Революция һәм гражданнар сугышы елларында төзелгән өлеше дә җимерелә. Тимер юл хуҗалыгын яңадан торгызу 1919 елда башлана. 1920 елның 1 июлендә Казан-Екатеринбург тимер юлы буйлап Әгерҗе станциясе аша Мәскәүдән тәүге поезд уза. Шул ук елның сентябрендә Мәскәүдән Екатеринбургка станөия аша поездларның даими хәрәкәте ачыла.
Хәзерге вакытта Әгерҗе станциясе Горький магистралендә иң эре станцияләрнең берсе. Биредә тимер юл предприятиеләре: локомотив эксплуатация депосы, ремонт, вагон деполары, юл дистанциясе, машина станциясе урнашкан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot