Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе театрлары “Идел-йорт“ төбәкара фестивальнең зона турында катнаштылар
Тәбәрле үзешчәннәре “Идел-йорт“та Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош“ ике пәрдәле драмасын тәкъдим иттеләр.
(Әгерҗе, 10 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Тәбәрле авылының “Ләйсән“ театр һәм Кичкетаң халык театр коллективлары Зәйдә Шамил Закиров исемендәге “Идел-йорт“ төбәкара фестивальнең зона турында катнаштылар, дип яза район газетасы.
Тәбәрле үзешчәннәре “Идел-йорт“та беренче тапкыр сыналдылар. Алар дәрәҗәле жюрига Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош“ ике пәрдәле драмасын тәкъдим иттеләр.
–Мәдәният йортыбызда “Ләйсән“ театр коллективы 1980 еллардан бирле эшләп килә. Бу коллектив берничә буын сәхнә осталары тәрбияләде дисәк тә ялгыш булмас. Ел саен тамашачыларга ике спектакль тәкъдим итәбез. Быел “Ефәк баулы былбыл кош“ны Иске Эсләк, Сокман, Яңа Акхуҗа, Тирсә, Әгерҗе, Тәбәрледә куйдык. Тирән мәгънәгә ия спектакль тамашачыны бик уйландырды, – ди Мәдәният йорты мөдире Фәнис Шаһабиев.
Рольләрне авыл үзешчәннәре Фәнис Шаһабиев, Гөлфия Гаязова, Гөлсия Шәрәфиева, Шамил Әхмәтов, Рафил–Римма Сәлимуллиннар, Гөлнара Сибгатова башкарганнар. Нәзилә Шаһабиева – алып баручы ролендә, Финисә Шаһабиева музыка бизәлеше өчен җаваплы була.
–Дәрәҗәле жюри безнең чыгышны югары бәяләде. Декорация, киемнәр, артистларның чыгышын ошатуларын әйттеләр. Әлеге фестивальдән соң безнең театрга халык исеме бирерләр дип өметләнәбез, – диде Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Финисә ханым.
Кичкетаңлылар инде бу фестивальдә алтынчы тапкыр катнашканнар. Бу юлы алар Данил Салиховның “Каравыл, коткарыгыз“ комедиясен сәхнәләштергәннәр. Гади генә татар авылында татар моңын, телен саклау, аны яшәтү өчен тырышу – әсәрнең төп мәгънәсе. Зөлфәт Гатин, Тәлгать Гыйззәтов, Зөфәр Аитов, Алсу Дәүләтшина, Гөлүзә Тимергазина, Илназ–Эльмира Җиһангәрәевлар, Әлфинә Төхвәтова, Адель Сипов рольләрне җиренә җиткереп башкарганнар. Аларга Сәрия Саматова һәм Әлфинә Латыйпова да ярдәм иткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз