news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе студентлары WorldSkills чемпионаты елында дипломнар алды

Барлыгы 110 студент бу атнада урта һөнәри белем биргән училище белән саубуллашты.

Әгерҗе студентлары WorldSkills чемпионаты елында дипломнар алды
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 3 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалын тәмамлаучы егет-кызларга диплом тапшыру тантанасы быел аеруча истәлекле булды. Туксан еллык бай тарихы булган көллиятне алар Казанда узачак эшче һөнәрләргә багышланган WorldSkills чемпионаты елында алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Локомотив машинистлары, хәрәкәт итүче составка хезмәт күрсәтүче һәм ремонтлаучы слесарьлар, пешекче-кондитерлар – барлыгы 110 студент бу атнада урта һөнәри белем биргән училище белән саубуллашты.

–Әлеге бинада дүрт елга якын алган белемнәрегезнең файдасын күрегез. Безнең көллияттә ныклы белем базасы алып чыктыгыз, практика вакытында тәҗрибәле белгечләр кулы астында эш серләренә өйрәндегез. Без сезгә олы тормышка юллама биреп чыгарабыз. Яхшы эшләргә урнашып, көллиятебез горурлыгы булуыгызны, хезмәттә үрләр яулавыгызны телибез, – диде көллият директоры Илшат Гайнетдинов булачак локомотив машинистларының һәрберсенең кулын кысып диплом тапшырганда.

Студентлар арасында уку алдынгылары булуы аеруча горурлык хисләре уята. Быел уку йортын барлыгы 11 егет-кыз кызыл дипломга тәмамлаган. 

Егетләр көзен армиягә китәләр икән. Аңа кадәр хәзер төп хыяллары – эшкә урнашу. Ә менә аларның җиде төркемдәшләренә эшкә армиядән кайткач урнашырга туры киләчәк. Алар бу көннәрдә Армия сафларына алынган. Егетләр өчен дипломнарны әти-әниләре алды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100