news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе станциясендә ярдәмгә мохтаҗларга булышачаклар

Әгерҗе станциясендә ярдәмгә мохтаҗларга булышачаклар

 (Әгерҗе, 20 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә шәһәр яны тимер юлында уңайлыклар тудыру максатыннан “Содружество“ пассажир компаниясе яңа төр хезмәт күрсәтергә планлаштыра, дип яза районның "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы

Әгерҗе станциясендә ярдәмгә мохтаҗларга булышачаклар. Әлеге хезмәт физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне вагонга кадәр озата барудан һәм аларны поездга утыртып җибәрүдән гыйбарәт.

Бу төр ярдәм Казан–1 Восстание–Пассажир, Ижау, Куеда, Чернушка станцияләре белән беррәттән Әгерҗе станциясендә дә күрсәтеләчәк. Моның өчен ярдәмгә мохтаҗ кешеләр ун көн алдан cou2013@mail.ru электрон адресына заявка юлларга тиеш. Шулай ук (843)2941200, 89376250433 телефоннары аша да заявка калдырырга була, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100