news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе спортчысы чаңгы марафонында җитмеш биш чакрым ара узган

Бима мәктәбе директоры, балалар-яшүсмерләр мәктәбе тренеры Эдуард Михайлов Ижауда “Үзеңне сына“ марафонында катнашкан.

(Әгерҗе, 5 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе спортчысы чаңгы марафонында җитмеш биш чакрым ара узган. Бима мәктәбе директоры, балалар-яшүсмерләр мәктәбе тренеры Эдуард Михайлов Ижауда “Үзеңне сына“ марафонында катнашкан.

Биредә ул төрле төбәкләрдән җыелган иң көчле һәм оста чаңгычылар белән 75 чакрым арага узышкан һәм финишка 3 сәгать 38 минутта килеп җиткән.

– Бу – минем өчен зур җиңү, – ди чаңгычы.

Быелгы чаңгы сезоны Эдуард өчен, гомумән, матур уңышларга бай булган. Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмәдә республика күләмендәге чаңгы марафоннарында да катнашкан ул.

–Утыз чакрым ара күпләр өчен буй җитмәс кебек тоелса да, минем кебек көн саен егермешәр чакрым йөрүче чаңгычы өчен ул әллә ни авыр дистанция түгел. Бу марафоннардагы уңышларым белән мин хәзер республикада 39-49 яшьлекләр арасында беренче унлыкка керәм, – ди Эдуард Михайлов.

Шәкертләре дә тренерны быелгы сезонда җиңүләре белән һәрвакыт сөендереп торганнар. Район күләмендә генә түгел, республикада иң яхшылар рәтендә алар.

Сүз уңаеннан: Эдуард узган ел Әгерҗедән Пеләмешкә кадәр 90 чакрым араны да чаңгыда узган иде, диелә район хәбәрендә..

news_right_1
news_right_2
news_bot