news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе спортчылары Удмуртиядә узган кул көрәше ярышларында җиңде

Җиңүчеләргә медаль, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

(Әгерҗе, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Удмуртиянең Завьялово бистәсендә узган кул көрәше буенча ярышларда Удмуртия, Башкортстан, Татарстаннан – барлыгы ун команда катнашты. Бу турыда район газетасы яза.

Әгерҗе районы данын балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары яклады. 55 килога кадәр үлчәүдә беренче урынны Рузилә Шаһиева алды. 65 килога кадәр үлчәүдә Клавдия Плотникова да пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде.

Тренер Руслан Закиров 65 килога кадәр авырлыкта – икенче, 90 килодан югары үлчәүдә Дмитрий Владимиров – өченче.

Җиңүчеләргә медаль, Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot