Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе спортчылары марафонда катнашты
Чаллыда узган “Кама ярыммарафоны“нда меңләгән спорт сөюче йөгерү юлларына чыкты.
Әгерҗе спортчылары марафонда катнашты
Чаллыда узган “Кама ярыммарафоны“нда меңләгән спорт сөюче йөгерү юлларына чыкты.
(Әгерҗе, 13 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районының танылган тренерлары – Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов, Әгерҗедән Илдар Идиятов, физик культура юнәлеше буенча белем алучы якташ студентлар – Пеләмештән Роман Михайлов, Кадрәктән Едвига Исанаева да әлеге марафонда осталыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр, дип яза җирле басма.
Тәҗрибәле тренерлар ун чакрым арага йөгерделәр.
–Әлеге дистанциядә барлыгы 195 ир-егет сыналды. Финиш сызыгына мин – 18нче Илдар 21нче булып килдем. Һава торышы бик эссе булса да көчле җил каршылыклар тудырды, күп кенә спортчылар трассаның да уңайлы булмавын әйттеләр. Сынауны әнә шундый катлаулы шартларда үтәргә туры килде, – ди Эдуард Иванович.
18-23 яшьлек арасында 21 чакрымга йөгергән Едвига белән Роман финишка иң беренчеләрдән булып килделәр. Едвига абсолют җиңүче булды. Роман икенче урын алды.
Сүз уңаеннан: Едвига Исанаева унөченче марафонда катнашты һәм аларның барысында да уңышлы чыгыш ясавы белән сөендерде.
Якташ спортчыларыбыз марафоннан Грамоталар, медальләр, “фирменный“ футболкалар белән кайттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз