news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе спортчылары кул көрәше бәйгесендә җиңде

Удмуртиянең Завьялово бистәсендә узган кул көрәше бәйгесендә Әгерҗе спортчылары да сынатмадылар, медальләр яуладылар.

(Әгерҗе, 3 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Удмуртиянең Завьялово бистәсендә узган кул көрәше бәйгесендә Әгерҗе спортчылары да сынатмадылар, медальләр яуладылар, дип яза җирле басма.

Удмуртия Республикасы Кубогына узган ярышта барлыгы 13 командадан 100 спортчы катнашты. Командалар буенча ИжГТУның каты куллы егет-кызлары – беренче, Әгерҗе спортчылары – икенче, Завьялово спорт сөючеләре өченче урын алдылар.

Шәхси беренчелектә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Руслан Закиров кулы астында шөгыльләнүчеләр – түбәндәге урыннарда:

Рузилә Шаһиева, Дәниф Галиуллин – беренче, Святослав Тарасов, Арсений Чечетко, Динар Гомәров – икенче, Дмитрий Владимиров, Ленар Галиев, Батыр Чураев өченче урында.

Җиңүчеләргә медальләр, Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot