news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе спортчылары Кама чаңгы марафонында катнашты

Җиңүчеләргә махсус әлеге марафон өчен эшләнгән уникаль медальләр һәм катнашучы сертификатлары тапшырганнар.

Әгерҗе спортчылары Кама чаңгы марафонында катнашты
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 19 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Чаллыда узган Кама чаңгы марафонында Әгерҗе районының Бима мәктәбе директоры, районның данлыклы чаңгычысы Эдуард Михайлов һәм Күләгәш егете, биатлон буенча спорт мастеры Александр Васильев та катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алар үзләрен 30 чакрымлы дистанциядә сынады.

"Гомумән, марафонда катнашучылар 5, 15, 30, 50 чакрымга узыштылар. Бер әйләнеш 10 чакрым тәшкил итте", – диде Эдуард Иванович.

Чаңгычылар биредәге мохит, марафонның зур дәрәҗәдә оештырылуы турында да сөенеп хәбәр иттеләр.

Район спортчылары катнашкан 30 чакрымлы дистанциядә барлыгы 70 чаңгычы узышкан. Александр Васильев финишка дүртенче , ә Эдуард Михайлов, әлеге араны 1 сәгать 36 минутта узып, уналтынчы булып килгән.

Аларга махсус әлеге марафон өчен эшләнгән уникаль медальләр һәм катнашучы сертификатлары тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot