news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе спортчылары чаңгыда йөз чакрым ара узган

Әлеге 100 чакрым араны ТАССРның 100 еллыгына багышлаганнар.

Әгерҗе спортчылары чаңгыда йөз чакрым ара узган
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 28 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова). Әгерҗенең Бима һәм Пеләмеш авыллары спортчылары чаңгыда йөз чакрым ара уздылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар стартка иртәнге сәгать 5тә Бима мәктәбеннән кузгалганнар. Күпмедер ара узгач чаңгыларын алыштырганнар, су эчеп сусауларын басканнар. Дистанцияне барлыгы 5 сәгать 8 минутта узганнар. Карның йомшаклыгы да, урман эчендә юллар булмау да, куаклыклар баскан елга ярларыннан үтү дә аларга шактый авырлыклар тудырган.

Валерий Альматов чаңгычыларны машинада күзәтеп барган. Нәкъ өч ел элек тә ул туган авылы Пеләмеш белән Әгерҗе арасын чаңгыда җилдергән Эдуард Михайловны озата килгән иде.

Ул вакытта Эдуардның йөз чакрымны чаңгыда узачагына берәү дә ышанмаган иде. Менә инде ул икенче тапкыр шул ук дистанцияне үтте. Бу юлы үзе кебек чаңгы спортын яратучы иптәшләре дә теләк белдерде, – ди Валера.

–Ә без әлеге 100 чакрым араны ТАССРның 100 еллыгына багышларга булдык, – дип әңгәмәгә кушылды Эдуард Иванович. – Безнең белән мәктәп укучылары да узышырга теләгәннәр иде. Соңгы минутта аларны алмаска булдык. Аларга бик авыр булыр иде бу кадәр араны үтү.

Йөз чакрымны өч буын вәкиле узды дисәк тә ялгыш булмас. Анатолий Григорьевичка – 60, Эдуард Ивановичка – 46, Романга 18 яшь. Алар – барысы да танылган спортчылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100