news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе спорт сөючеләре чаңгы юлына басты

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, акциянең төп символы – башлыклар һәм “Олимп“ спорт комплексы, Боз сараена сертификатлар тапшырылды.

Әгерҗе спорт сөючеләре чаңгы юлына басты
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 9 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Бүген “Орешник“ ял паркына өлкән яшьтәгеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре, хәтта гаиләләре белән килүчеләр дә күп булды. Коллективлар гына да унбишкә якын җыелды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев барлык катнашучыларны сәламләгәннән соң, спорт сөюче гүзәл затлар стартка бастылар. Алар 1,5 чакрым арага узыштылар. Дүрт ел рәттән беренче урынны яулаган Ирина Мерзлякова бу юлы да финиш сызыгын беренче булып кисеп чыкты. Аның артыннан башкалар да калышмады. 

Ир-егетләр исә 3 чакрым ара уздылар. Ә лаеклы ялдагы спорт сөюче ветераннар 1,5 чакрымга ярыштылар.

"Балачактан чаңгыда шуарга яратам. 77 яшемдә дә әле көн саен диярлек 3-4 чакрым йөреп кайтам. Саф һавада табигать кочагында чаңгыда җилдерүнең рәхәтлекләре", – диде Рәшидә апа Хуҗахмәтова.

Җиңүчеләрне спорт бүлеге җитәкчесе Илдар Идиятов котлады. Аларга Мактау грамоталары, акциянең төп символы – башлыклар һәм “Олимп“ спорт комплексы, Боз сараена сертификатлар тапшырды.

Аннан старт сызыгына укучылар бастылар. Бу ялларда авылларда да “Россия чаңгы юллары“ акциясе үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot