Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе шәһәренә яңа җитәкче билгеләнде
Бүген Әгерҗе районы хакимиятендә “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советының XXIV сессиясе булды.
(Әгерҗе, 18 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Бүген Әгерҗе районы хакимиятендә “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге Советының XXIV сессиясе булды. Көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча депутатлар “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитетына җитәкче сайладылар, дип яза җирле басма.
Конкурс комиссиясенә “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе директоры Әнвәр Рәхмәтуллин һәм милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының контроль-исәп бүлеге җитәкчесе Павел Лукшиннан гариза кергән иде.
Кандидатлар депутатлар алдында чыгыш ясадылар. Әнвәр Рәхмәтуллин республика һәм федераль программалар буенча шәһәрдә күп төзекләндерү эшләре алып барылуын, аларны тормышка ашыру, сафка баскан объектларны киләчәктә сыйфатлы итеп тоту төп бурычларның берсе булуын әйтте. Ул шулай ук коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту, юлларны төзекләндерү эшен дәвам итү, халык мөрәҗәгатьләренә игътибарлы булуны беренче планга куячагын белдерде. Павел Лукшин да туып-үскән шәһәрендә киләчәктә халык мәнфәгатьләрен истә тотып эшләргә җыенуын белдерде.
Депутатлар “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп бертавыштан Әнвәр РӘХМӘТУЛЛИНны сайладылар. Район башлыгы Валерий Макаров яшь җитәкчегә җаваплы һәм катлаулы эшендә уңышлар теләде.
Әнвәр Мансур улы 1984 елда Әгерҗедә туган. 2011 елда Казандагы социаль һәм гуманитар белемнәр институтының финанслар һәм кредит факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын Казанда “ТР Кече бизнес лизинг компаниясе“ндә анализ һәм контроль бүлегенең баш белгече булып башлаган. 2015-16 елларда ул “Ак Барс“ Банк җәмгыятенең Әгерҗедәге өстәмә офисы җитәкчесе вазифасын башкара. 2017 елдан – Әгерҗедәге “Төзелеш идарәсе“ предприятиесе җитәкчесе.
Әнвәр Рәхмәтуллин өйләнгән. Җәмәгате белән ике бала үстерәләр.
Моңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Илназ Сәфәров шәхси гаризасы нигезендә эшеннән азат ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз