news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе Сабан туенда иң үрнәк гаиләне сайлап алдылар

Күләгәштән Геннадий-Наталья Ореховлар, иң күп балл җыеп, Сабан туйның супер-гаиләсе дип табылды.

(Әгерҗе, 19 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районында быелгы Сабан туеның матур үзенчәлеге иң җитез, иң уңган, иң өлгер, иң көчле, гомумән, иң-иң гаиләне сайлап алу булды, дип яза җирле басма.

Моның өчен гаиләләр ун төрле ярышта сыналырга тиеш иде. Җиңүчегә бүләкнең дә иң саллысы әзерләнгән – суыткыч. Әлеге бүләккә лаек булу өчен сигез гаилә җан-фәрманга тырышты. Алар капчык киеп һәм авызга йомыркалы кашык кабып та йөгерделәр, бер-берсен бер тәгәрмәчле арбага утыртып та йөрттеләр, парлап кадак та кактылар, көянтәләп су да ташыдылар, командалап аркан да тарттылар. Шулай да иң авыр сынау – вакытка кул пычкысы белән бүрәнә кисү булгандыр, мөгаен. Юан бүрәнәне кискәндә тирләп-пешеп чыктылар ир һәм хатын.

Әнә шундый бәйгеләрдә сынала торгач, финалга ике гаилә килеп җитте. Алар – Әгерҗедән Шамил-Гүзәл Әшрәповлар һәм Күләгәштән Геннадий-Наталья Ореховлар. Соңгылары, иң күп балл җыеп, Сабантуйның супер-гаиләсе дип табылды.

Без бу җиңүгә бик тә сөендек. Аркан тартуда ярдәм иткән Антонга рәхмәт. Ул буламаса, җиңү эләкмәгән дә булыр иде, бәлки. Күләгәш Сабан туенда да җиңү яулаган идек, анысында мультиварка тапшырдылар. Район Сабан туенда суыткычлы булдык. Урынлы бүләк булды ул. Инде токка тоташтырып, азык-төлек тутырып та куйдык. Безгә бәйге бик тә ошады. Алга таба да уздырылсын иде. Бу юлы күпләр белми дә калгандыр, бәлки, – диде Геннадий. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый бәйгеләр җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итүче гаиләләрне тагын да ныгытуга да йогынты ясый бит.

Ә бу юлы бәйгедә катнашкан һәр гаилә дә Сабантуйның истәлек бүләкләрен алды. Икенче урынга чыккан Әшрәповларга телевизор тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100