news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе райпосында җитештерелгән товарны сату күпкә отышлы

Райпо кибетләре булмаган 19 кече авылга нәкъ менә әлеге системаның “автолавка“лары барып җитә дә инде.

(Әгерҗе, 24 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы кулланучылар җәмгыятенең 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау киңәшмәсендә идарә рәисе Рәфикъ Шәрәпов: “Быел төп игътибарны “автолавка“ ярдәмендә кече авылларда яшәүчеләрне кирәк-ярак белән тәэмин итүгә һәм үзебездә җитештерелә торган товар төрен арттыруга юнәлтәчәкбез“, – дип белдерде.

Чынлап та, кече авылларда кибет тоту үз-үзен акламый. “Әмма без ул авылларда яшәүчеләрне дә көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итәргә бурычлы“, ди җитәкче. Безнең районда гына да йөздән ким кеше яши торган өч дистәгә якын авыл бар. Райпо кибетләре булмаган 19 кече авылга нәкъ менә әлеге системаның “автолавка“лары барып җитә дә инде.

–Татарстан хөкүмәтенең кече авылларга йөз белән борылуы, анда гомер кичерүче өлкән яшьтәге халыкны көндәлек кирәк-ярак белән тәэмин итәргә дигән бурыч куюы безнең эшне дә уңай якка үзгәртергә мөмкинлек бирде, – ди Рәфикъ Юнысович.

Узган ел “автокибетләр“ аша өч миллион сумнан артык товар сатылган. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 1,5 миллион сумга күбрәк. Гомумән алганда, райпоның барлык тармаклары буенча керем 216 миллион сум тәшкил иткән. Ваклап сату товар әйләнешенең күләме – 134 миллион сум. Әмма бу 2016 елга караганда 18 миллион сумга кимрәк.

Идарә рәисе моның сәбәпләрен дә атады. Беренчедән, алкоголь продукциясен сату, икенчедән, үзләре җитештерә торган азык-төлеккә сорау кимегән.

–Әгерҗедә генә түгел, “Красноборский“ кулланучылар җәмгыятендә дә шундый ук хәл күзәтелә. Безнең җәмгыять карамагындагы тугыз кибетнең Красный бордагы ике сәүдә тармагы гына планны үти алды. Салагыш, Уразай, Ямурза, Күләгәш кибетләрендә план “ташка үлчим“. Сатучы булмаганлыктан, 600 мең сумга төзекләндерү эшләре башкарылган Ямурза кибетен ябарга да туры килде. Берничә ай эшләмәгәннән соң, кибет шушы көннәрдә янә үз ишекләрен ачты. Менә шунда гына без авыл халкының Красный борда пешерелә торган ипигә сусаганлыгын аңладык, – ди “Красноборский“ кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Венера Гыйльметдинова.

Җитәкчеләрне иң борчыганы – райпо ипиенә сорау кимү. Моның бер сәбәбе – шәхси пекарнялар ачылу, диләр.

–Без көнгә берничә тапкыр Әгерҗедәге кибетләрне свежий ипи белән тәэмин итәбез. Күптән түгел мич, камыр бүлә торган җайланма сатып алдык. Яңа төр “Росинка“, “Колосок“ һәм чүпрәсез ипиләр пешерә башладык. Шуңа безнең ипигә сорау артыр дип өметләнәбез. Халыкның әче камырны яратып алуына да сөенәбез, – ди икмәк-азык комбинаты җитәкчесе Раил Ваһапов.

Гомумән, район кулланучылар җәмгыяте карамагындагы предприятиеләрдә 20 төргә якын ипи-батон пешерелә, макарон, кондитер эшләнмәләре, сохари, прәннек, пончик, куертылган сөттән берлинеры һәм башка камыр ризыклары, лимонад, пилмән җитештерелә, балык эшкәртелә. Быел сатуга чәкчәк һәм кош теле дә чыгарыла башлаячак.
Киңәшмәдә катнашкан Казан кунагы – “Татпотребсоюз“ идарәсе рәисе урынбасары Фаяз Сәмигуллин Әгерҗе кулланучылар җәмгыятенең республикада алтынчы урында булуын билгеләп үтте.

–Мин сездә яхшырак эшләргә мөмкинлекләр барлыгын да, кадрларның да үз эшләренең осталары икәнлеген дә беләм. Шуңа күрә агымдагы елда өстенлекне үзегез җитештерә торган продукцияне сатуга бирергә киңәш итәм, – диде.

Киңәшмә ахырында пайчылар бертавыштан район кулланучылар җәмгыяте рәисе итеп Рәфикъ Шәрәповны сайладылар. Ә бик күп еллар район кулланучылар җәмгыяте советы рәисе вазифасын башкарган Хәниф Солтанов урынына Александр Шамшурин сайланды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100