news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районының яшь әниләренә Ана капиталы сертификатлары тапшырганнар

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе әлеге акчаларны нинди шартларга тотарда мөмкин булуын да аңлатты.

Әгерҗе районының яшь әниләренә Ана капиталы сертификатлары тапшырганнар
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 16 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районы ЗАГС идарәсендә бер төркем яшь әниләргә Ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова сигез әни әлеге сертификатларны тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе әлеге акчаларны нинди шартларга тотарда мөмкин булуын да аңлатты:

–2019 елда Ана капиталы күләме 453 мең сум тәшкил итә. Әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, әни кешенең тупланма пенсиясен формалаштыруга, инвалид балаларны җәмгыятькә социаль җайлаштыруга тотарга мөмкин. Тагын бер мөмкинлек – ана капиталыннан айлык түләүләр алып тору, – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot