news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районының студент егетләре урып-җыю чорында булыша

Бүген алар туган авыллары Исәнбай басуында борчак суктыралар.

Әгерҗе районының студент егетләре урып-җыю чорында булыша
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 20 август, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Исәнбай авылы егетләре Гадел Ягъфәров һәм Илназ Сизов һәр елны урып-җыю кампаниясе вакытында “Агрофирма - Әгерҗе“ ширкәте басуларыннан бөртеклеләр җыеп алуда булыша. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Сыйныфташлар – Казанда нефтьче һөнәренә укучы Гадел, Түбән Камада механик булырга әзерләнүче Илназ җәй башында каникулга кайтуга Тирсәдәге “Терси-Транс“ оешмасына комбайн ремонтларга йөргәннәр.

"Авылдан барып-кайтырга машина булмаганда 60 чакрымны “попутка“ белән йөрергә дә туры килде", – диләр алар.

Урып-җыюга төшкәннән бирле кояш белән торып эшкә чыгып китәләр. Өйләренә төнлә генә кайтырга туры килсә дә, сер бирмиләр. Бүген алар туган авыллары Исәнбай басуында борчак суктыралар.

"Борчак басуы 63 гектар тәшкил итә. Егетләр бүген суктырып бетерәбез дип бик тырышып эшлиләр", – ди бүлекчә җитәкчесе Ирек Нәгыймов.

news_right_1
news_right_2
news_bot