news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районының спорт ветераны вафат

Ул 35 ел районның спорт комитеты рәисе вазифасын башкарган, Әгерҗедә кул сугышы спортына нигез салган.

Әгерҗе районының спорт ветераны вафат
agryz-rt.ru
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 3 сентябрьдә Әгерҗедә 82нче яшендә ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, авыр атлетика буенча спорт мастеры, спорт ветераны Радик Муллахмәт улы Кулышев вафат булган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә. 
 
Радик Кулышев гомеренең күп өлешен Әгерҗе районында физик тәрбия һәм спортны үстерүгә багышлады. 35 ел районның спорт комитеты рәисе вазифасын башкарды. Радик Муллахмәт улы – районда кул сугышы спортына нигез салучы да, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot