news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее “Матур мәктәп“ бәйгесендә җиңгән

Лицей җитәкчелеге тарафыннан “Мин – бакчачы да, чәчәк тә“ дигән проект тәкъдим ителгән.

Әгерҗе районының Сарсак-Омга лицее “Матур мәктәп“ бәйгесендә җиңгән
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 21 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Екатерина Самсонова).Быел Әгерҗе районындагы Сарсак-Омга лицее территориясен төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә, алар район мәгариф учреждениеләре арасында уздырылган “Матур мәктәп“ бәйгесе җиңүчеләре булдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге зур күләмле эшне башкаруда аларга иганәчеләр дә, оешма-предприятие җитәкчеләре дә, мәктәпне тәмамлаган укучылар да ярдәм иткәннәр. Педагогик коллектив үзе дә читтә калмаган. Нәтиҗәдә, лицей җитәкчелеге тарафыннан “Мин – бакчачы да, чәчәк тә“ дигән проект бик матур булып тәкъдим ителгән. Ата-аналар агачтан ясаган паровоз, автомобиль, көймә, мотоцикл, өйләр, кое, тракторлар да территориягә урнаштырылган. Алар ярдәме белән этнографик почмак та булдырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100