news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының “Сүнмәс дәрт“ ансамбле республика бәйге-фестивалендә беренче урынны алды

Бәйгенең төп үзенчәлеге – гаиләләрдә борынгыдан сакланган традицияләрне, йолаларны күрсәтү.

(Әгерҗе, 29 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Көчек Мәдәният йорты каршында Наил Таҗиев җитәкчелегендә эшләүче “Сүнмәс дәрт“ ансамбле, Питрәч районында узган “Төп йорт“ республика бәйге-фестивалендә катнашып, “Фольклор“ номинациясендә беренче урын алды, дип яза җирле басма.

–Быел әлеге ансамбль район күләмендә узган “Мәдәни салават күпере“ фестивалендә “Төплекәй“ бәйрәмен күрсәтеп абсолют җиңүче булган иде. Республикада “Төп йорт“ бәйгесе игълан ителгәч, анда катнашу өчен әлеге ансамбльне тәкъдим иттек, – ди район мәдәният бүлеге методисты Ләйсән Тимуршина.

Башта үзешчәннәр Тукай районында узган беренче турда катнашалар. Бәйгенең төп үзенчәлеге – гаиләләрдә борынгыдан сакланган традицияләрне, йолаларны күрсәтү. Районыбыз үзешчәннәре бу юлы да угыз сөтеннән төплекәй пешерү йоласын тәкъдим итәләр. Беренче турда катнашкан 84 гаиләнең 34е финалга уза. Алар арасында “Сүнмәс дәрт“ ансамбле дә була. 25 ноябрьдә районыбыз үзешчәннәре республиканың иң оста, сәләтле гаиләләре белән Питрәчтә финалда очрашалар һәм аларның 23ен гала-концертта катнашу өчен сайлап алалар. “Фольклор“, “Музыка коралларында уйнау“, “Вокал“, “Хореография“ һәм башка юнәлешләр буенча чыгыш ясаган коллективлар арасында Көчек авылы ансамбле “Фольклор“ номинациясендә беренче урын яулый һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100