news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының мәдәният хезмәткәрләре дипломнар белән бүләкләнде

Чара дәвамында балалар зурлар җитәкчелегендә табигатьне саклау чараларын тормышка ашырган.

Әгерҗе районының мәдәният хезмәткәрләре дипломнар белән бүләкләнде

(Әгерҗе, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). “Җир сулышы“ алтынчы республика балалар һәвәскәр берләшмәләре бәйгесендә катнашкан Әгерҗе район мәдәният хезмәткәре йомгаклау чарасында дипломнарга лаек булдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге чарага нәтиҗә Азнакай районында ясалды. Анда 21 районнан 85 балалар һәвәскәр берләшмәсе катнашты.

Мәдәни проект 2019 елның февралендә башланган. Шушы вакыт эчендә балалар зурлар җитәкчелегендә табигатьне саклау чараларын тормышка ашырган. 

Бәйгедә Бима Мәдәният йортының Ольга Изибаева җитәкчелегендәге “Табигатьне яратучы экоотряд“ берләшмәсе “Туган як табигатен саклыйк“ проекты буенча өченче дәрәҗә лауреат булдылар.

Красный бор (Динара Ямалиева), Барҗы-Пельга (Зинаида Казанцева), Тәбәрле (Фәнис Шаһабиев), Иж-Бубый (Рузана Исламова), Варкләд-Бодья (Елена Пислегова) мәдәният учакларына дипломнар тапшырылды.

Красный бордан сәнгать җитәкчесе Динара Ямалиева ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамоатасы белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100