Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районының Кырынды авылында хаҗилар белән очраштылар
Аллаһ йортларында дини чаралар да еш уздырыла.
(Әгерҗе, 30 сентябрь, “Татар-информ“,"Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районыныңКырынды авылындагы ике мәчетнең дә ишекләре ябылып тормый. Аллаһ йортларында дини чаралар да еш уздырыла. Күптән түгел кардәшләребез гыйбадәт йортына хаҗи һәм хаҗияләр белән очрашуга җыелдылар, дип яза район газетасы.
Әлеге чара район имам-мөхтәсибе хаҗи Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинның тирән эчтәлекле вәгазе белән башланып китте. Күптән түгел үзе дә ерак сәфәрдән кайткан хәзрәт ислам диненең биш баганасының берсе булган хаҗ турында да үтемле итеп сөйләде.
Өйлә намазыннан соң сүз хаҗиларга бирелде. Әгерҗедән Рәфикъ Шакиров һәм Рәшит Абдуллин, Көчектән Рәшит Галләмов, Салагыштан Рәшит Әхмәтшин, Ямурзадан Илшат–Әнсәрия Сәхиповлар, Исәнбайдан Наилә Шәйдуллина, Әгерҗедән Әлфия Гыйззәтуллина үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.
– Быел хаҗ сәфәренә районнан 14 кеше барды. Анда алган хис-тойгыларны аңлатырга сүзләр җитмәс, мөгаен. Бөтен җирдә уңайлыклар. Этеш-төртеш юк. Кешеләр искиткеч ярдәмчел, кунакчыл. Шуңа бер мисал. Дубайда Исмәгыйль Шәнгәрәев исемле татар кешесе яши. Аның янына безнең төркемнән ике танышы баргач, “бөтен төркемдәшләреңне алып кил“, дип безне дә чакырган. Төркемебездәге 48 кешене кабул итеп сыйлап озатты. Көн саен 14-15 чакрым җәяү йөрдек. Шунысы гаҗәп, арытмады. Хаҗ сәфәре авыр түгел, чөнки Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, – дип сөйләде хаҗи Рәфикъ Шакиров.
– Хаҗ сәфәренә баруыма бик сөенәм. Аллаһ разый булсын! Төрле милләт халыклары зур ташкын булып иртәнге намазга йөрдек. Кемнәр белән генә очрашмадык. Ике аяксыз кешеләр дә бар анда. Алар да хаҗ сәфәрендә булуларына сөенәләр. Аллаһы Тәгалә безгә шундыйларны күрсәтеп гыйбрәт алырга, булганына шөкер итәргә өнди, – дип дәвам итте Рәшит Абдуллин.
Хаҗияләр Наилә Шәйдуллина һәм Әлфия Гыйззәтуллина мөселман өчен фарыз булган гамәлне үти алуларына, туган якларга исән-имин кайтуларына сөенүләрен белдерделәр. Изге җирләрдә дә туган авылларын еш искә алуларын, үзләре, якыннары, балалар, туганнар, күршеләр, авылдашлар өчен бик күп дога кылуларын әйттеләр.
Мондый очрашулар башта Төрдәле, аннан Кырынды мәчетендә ике көн рәттән (ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым) корбан ашы итеп уздырылды. Сүз уңаеннан: быел биредә 63 корбан чалынган. Габделкәрим хәзрәт, игелеккә, миһербанлыкка өндәүче мондый чараларның мөһимлеген ассызыклап, иманлы булулары өчен ике мәхәллә халкына да соклануын белдерде.
Матур, саваплы очрашуга бердәм булып килгән дин кардәшләребезгә, өч көн рәттән корбан итеннән 70-80шәр кеше сыйлаган аш-су әзерләүчеләргә дә ике дөнья бәхет-сәгадәтләрен теләп, “җәннәт бакчасында да шушылай матур утырырга язсын!” дип таралышты мөселман кардәшләребез, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз