Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районының Кодаш авылында республика программасы буенча яңа кибет ачылды
Бәйрәм чарасына җыелган кешеләр кибетнең очрашу, яңалыклар белән танышу урыны булуын әйтте.
(Әгерҗе, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районының Кодаш авыл җирлегендә республика программасы буенча төзелгән кибет ачылды. Кибет 150 кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Районда республика программасы буенча төзелгән өченче сәүдә ноктасын ачуга җыелган халык кечкенә генә бер «сабантуйны» хәтерләтте. Татарстанда «Авыл кибете» программасы гамәлгә кергәч, 2018 елда Пеләмеш һәм Варкләд-Бодья авылларында да шушындый ук модульле сәүдә нокталары ачылган иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бәйрәм чарасына җыелган кешеләр кибетнең очрашу, яңалыклар белән танышу урыны булуын әйтте.
Ал тасманы кискәннән соң җитәкчеләр дә, авыл халкы да кибет эченә узды. 20 елга якын сатучы булып эшләүче Фәнилә Солтанова аларны ачык йөз белән каршы алып, беренче сатып алучыларга бүләкләр тапшырды.
«Иске кибет белән чагыштырганда монда оҗмах инде. Биредә якты, җылы. Бәдрәф, душ бар. Иң мөһиме, мичкә ягасы, товарның сакланышы өчен борчыласы юк», — ди Фәнилә апа, җитәкчеләргә олы рәхмәтен җиткереп.
Җитәкчеләр 2021 елда әлеге авыл җирлегенә караган Биектау авылында да шундый ук заманча кибет сафка басачагын әйтеп сөендерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз