news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының Кодаш авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды

Бәйрәмдә тыл ветераннарына бүләкләр тапшырылды.

Әгерҗе районының Кодаш авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 7 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районының Кодаш авыл җирлегенә караган Кодаш һәм Биектау авылларында 9 Май – Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Кызганычка, безнең җирлектә бер генә сугыш ветераны да юк инде. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя. Әмма сугыш елларында сез күрсәткән батырлыкны безнең онытырга хакыбыз юк, – диде Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров һәм тыл ветераннарына бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100