Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районының Иж-Бубый мәктәбендә олимпиада җиңүчеләре билгеле булды
Бу чарада 4,5,6,7 татар сыйныфлары һәм төркемнәрендә белем алучы тугыз мәктәптән 27 укучы катнашты.
(Әгерҗе, 16 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый мәктәбендә “Яшь белгеч” III районкүләм предметлар олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Олимпиада мәгърифәтче Бубилар мирасын, үз халкыңнын үткәнен барлау, аны өйрәнү, туган якның тарихын һәм мәдәниятен саклап калу эшендә яшь буынны берләштерү, укучыларда милли үзаң тәрбияләү максатыннан оештырылды.
Бу чарада 4,5,6,7 татар сыйныфлары һәм төркемнәрендә белем алучы 9 мәктәптән 27 укучы катнашты.
Олимпиада Иж-Бубый авылының тарихын һәм мәдәниятен, Бубилар мирасын өйрәнү белән бәйле булган, Иж-Бубый мәдрәсәсенең укыту планындагы дәресләр комплексы (математика, география, тарих, рус теле, технология, физика, татар теле) буенча үткәрелде.
Җиңүчеләр исемлеге "Әгерҗе хәбәрләре" район газетасы сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз