Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында халык җыенында актуаль мәсьәләләр күтәрделәр
Җитәкчеләр шулай ук Иж-Бубыйда торгызылучы Мөхәммәтҗан бай йортында да булдылар, андагы ремонт эшләренең барышын күзәттеләр.
(Әгерҗе, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Быелгы гражданнар җыенының беренчесе Иж-Бубый авыл җирлегендә узды. Пенсия фондының Әгерҗе районындагы клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова халыкны пенсия системасындагы үзгәрешләр белән таныштырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Әлеге җирлектәге оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеген чагылдыру максатыннан авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов, ФАП мөдире Ландыш Шәехова, клуб мөдире Гөлнур Хәмидуллина, китапханәче Рафисә Мусина, Әгерҗе тарихы музее җитәкчесе Гөлназ Джаметова, бертуган Бубилар исемен йөртүче мәктәп директоры Равил Бадахшин чыгышлары тыңланды. Авылның данлыклы “Хыял” бию төркеме һәм авыл үзешчәннәре чыгышы да бик урынлы булды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин шәхси хуҗалыкларга, фермерларга хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде.
Җыелыш бүләкләүләр белән тәмамланды. Иж-Бубыйда уңышлы эшләүче шәхси хуҗалык башлыклары Илдус Фәйзуллин, Резил Гобәйдуллинга район башлыгының Рәхмәт хатлары, авыл җирлеге территориясен тәртиптә тотуга даими ярдәм күрсәтүче Рәсил Хәмитов, Фәнис Нәфыйковка авыл Советының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Җыелышка кадәр җитәкчеләр Илдус Фәйзуллинның фермасын карадылар. Район башлыгы Валерий Макаров аларның эшчәнлегенә югары бәя бирде.
Җитәкчеләр шулай ук Иж-Бубыйда торгызылучы Мөхәммәтҗан бай йортында да булдылар, андагы ремонт эшләренең барышын күзәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз