news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының гүзәл ханымнары тавыш бирергә велосипедта килде

Кечкенә генә Чилчә авылында яшәүчеләр җәяү йөрергә күнекмәгән, эшкә дә велосипед яки квадроциклга утырып баралар.

Әгерҗе районының гүзәл ханымнары тавыш бирергә велосипедта килде
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 13 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Татарстанның Әгерҗе районы Чилчә авылында республика Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауда тавыш бирергә халыкның кайсысы велосипедка, кемдер квадроциклга яки мотоблокка утырып килә. Гөлсинә Хәбибуллина белән Гөлүзә Сәмигуллина күчмә сайлау пунктына велосипедта килгәннәр, дип хәбәр итә agryz-rt.ru.

«Авылда эш күп, шуңа күрә тизрәк булсын дип велосипедка утырдык», — ди Гөлсинә Хәбибуллина. Лаеклы ялда булса да, күрше Уразай авылы кибетендә сатучы булып эшләвен дәвам итә ул. Эшкә дә кайчак велосипедта, кайчак квадроциклда бара. Ә кышын авыл халкы чаңгы җилдерә.

«Сайлауларда тавыш бирү очрашырга сәбәп булды. Илебез тыныч булсын, авылларыбыз яшәсен», — дигән теләкләр белән тавыш биргәннән соң ханымнар кайтыр юлга кузгалды.

«Чилчә авылы 494нче санлы Уразай участогына карый. Әмма бу авылда тавыш бирүне уздыру өчен махсус бина булмау һәм транспорт йөрмәү сәбәпле, сайлаулар вакытында менә шулай күчмә әрҗә алып килергә туры килә. Бу авыл халкы спортта, өмәләрдә генә түгел, сайлауларда да бик актив», — дип, рәхмәтен җиткерде чилчәлеләргә 494нче сайлау участогы рәисе Илгизә Фәрдетдинова.

Мәгълүм булганча, 11-13 сентябрьдә Татарстанда республика Президентын сайлау, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча да өстәмә сайлаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100