news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының Девәтернә мәктәбе йөз еллык юбилеен бәйрәм итте

2004 елда мәктәпкә Нарат авылында туып-үскән, Девәтернә мәктәбендә белем алган шагыйрь һәм композитор Ләбиб Айтуганов исеме бирелә.

(Әгерҗе, 2 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең бер гасырлык юбилеен мөхтәрәм кунаклар, ветеран укытучылар, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар белән бергә күп елларга истә калырлык тирән эчтәлекле итеп уздырдылар, дип яза район газетасы.

Бер гасырлык юбилеен бәйрәм иткән мәктәпнең тарих башы 1917 елга барып тоташа. Ул чорда бары ике генә сыйныф укытыла. 1928 елда ике катлы мәктәп бинасы салына. 1935 елда беренче чыгарылыш сыйныф укучылары җидееллык мәктәпне тәмамлыйлар. 1962 елда ул сигезьеллыкка әйләнә. 1985 елдан Девәтернә мәктәбе урта мәктәп статусын ала. Бу чорда директор булып эшләгән Рамил Галиев һәм колхоз рәисе Әхәт Камалиев ярдәме белән 320 урынга исәпләгән ике катлы типовой мәктәп төзелә башлый. Ул 1989 елда кулланылышка тапшырыла. 

2004 елда мәктәпкә шушы җирлеккә караган Нарат авылында туып-үскән, Девәтернә мәктәбендә белем алган якташыбыз – шагыйрь һәм композитор Ләбиб Айтуганов исеме бирелә.

2015-2016 уку елында республика программасы буенча мәктәпкә капиталь төзекләндерү уздырылып, ул икенче яшьлеген кичерде. Ни кызганыч, балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп тугызъеллыкка калдырылды. Бүгенге көндә Айнур Габбасов җитәкчелегендәге Девәтернә мәктәбендә 39 укучы укый. Аларга 16 укытучы белем бирә. Гомумән, бер гасыр эчендә мәктәп 3156 укучыны олы тормыш юлына озаткан. Биредә барлыгы 300дән артык укытучы эшләгән.

Мәктәпнең олуг юбилеена кадерле истәлек – ул кырык елдан артык гомерен шушы мәктәпкә багышлаган хөрмәтле педагог Илдус Шәйхетдинов тарафыннан әзерләнгән “Девәтернә мәктәбенең 100 еллык кыскача тарихы“ исемле китапның басылуы. “Дөньяви мәктәпнең барлыкка килгән көненнән башлап бүгенге көнгә кадәр үсешен күзалларга мөкинлек бирүче әлеге китап – алтын бәһасенә тиң хәзинә“, диделәр.

–Бу – минем дистә елларга сузылган хезмәтем. Моның өчен зур күләмдә тарихи әдәбият тикшерелде, архив материалларына таянылды, өлкән яшьтәге авылдашларның истәлеге тупланды, фотоальбомнар булдырылды, – ди автор.

Ә китапны бастырырга ярдәм иткән төп иганәче – “Татаркино“ оешмасы директоры Миләүшә ханым Айтуганова. Бәйрәм тантанасында аңа чиксез рәхмәт сүзләре җиткерелде һәм юбилей медале тапшырылды.

–Әтиемнең исемен йөртүче мәктәпкә дулкынланып та, сөенеп тә кайттым. “Кеше китә, җыры кала“, диләр. Әтиемнең исемен мәңгеләштергәнегез өчен зур рәхмәт сезгә. Мин якташларымның уңышларына һәрвакыт сөенәм, – диде Миләүшә ханым.

Бу көнне юбилей медальләренә гомерләрен шушы мәктәпкә багышлаган, йөзләгән укучыларга белем һәм тәрбия биргән мөхтәрәм ветеран педагоглар Мәүгыйдә Әхмәтова, Мөхтәрәмә Әхмәтҗанова, күп еллар директор булып эшләгән, мәктәпнең “аяклы тарихы“ Илдус Шәйхетдинов лаек булдылар. Шулай ук мәктәпкә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, әлеге коллективны үсендереп торучы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов, мәктәпнең укытучылар коллективына да истәлек медальләре тапшырылды.

Девәтернә мәктәбе коллективын район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, район мәгариф идарәсе белгечләре Рәсимә Гыйльметдинова, Гөлфирә Миңнехәмитова, Гөлсинә Мөхәммәтдинова, Удмуртиядә нәшер ителүче “Яңарыш“ газетасы баш мөхәррире Рәмзия Габбасова һәм башка бик күп кунаклар тәбрикләде. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100