news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районының чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм уздырдылар

Район җитәкчесе 11 уку алдынгысы медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Әгерҗе, 27 июнь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районында унберенче сыйныфны тәмамлаган 59 кыз һәм 32 егет өчен зурлап чыгарылыш кичәсе гөрләде. Быел беренче тапкыр әлеге бәйрәм киң күләмле,, матур вакыйгаларга бай булып, күңелле һәм истә калырлык итеп уздырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәм көнне “Яшьлек“ паркында “Авангард“ яшьләр үзәге хезмәткәрләре унберенчеләрне дә, аларның әти-әниләрен дә, педагогларны да җырлаттылар, уеннарда сынадылар.

Үзәк мәйданда район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, аның урынбасары Римма Гыйльметдинова, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина мәктәп тәмамлаган 91 укучыны, аларның укытучыларын, әти-әниләрен бәйрәм белән котлады.

Район җитәкчесе 11 уку алдынгысы медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Төп мәйданда активистларны да хөрмәтләделәр.

Районда рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган 1нче гимназиядән Каюм Шәймәрданов, Данис Закиров, 4нче мәктәптән Элина Ахтиманкинага рәхмәт сүзләре яңгырады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100