Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районының Биектау авылы турында тарихи китап чыкты
Китап 200 данәдә Сарапул типографиясендә басылган
(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). Яңа ел алдыннан гына Әгерҗе районының Биектау авылы турында «Бөек Себер юлында Биектау» дип аталган өр-яңа китап дөнья күрде.
Аның авторы — шушы авылда туып үскән, хәзер Мордывыйда яшәүче мәгариф ветераны Эльза Сибгатова.
Әдәби-документаль җыентыкта авылның бай тарихы тасвирлана.
«Ерак бабалары XVII гасырдан алып алпавыт Яушев, аннан соң Тәфкилевның крепостной крестьяннары булган, шушы авылда туып үскән, авылның аянычлы язмышын йөрәге аша үткәргән якташларымның истәлек-хатирәләре, архив һәм башка күп төрле документаль чыганакларга нигезләнеп язылды», — ди автор үзе бу хакта.
Китап 200 данәдә Сарапул типографиясендә басылган. Мондый тарихи бүләк өчен авыл халкы аның авторына ихлас рәхмәтле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз