Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районының бер авылында яшәүче гаилә, ат белән кар ташып, сыннар ясаган
Алар арасында традицион Кыш бабай һәм Кар кызы, яшел Чыршы да бар. Шунда ук 2019 ел символы – Сары дуңгыз да урын алган.
(Әгерҗе, 31 декабрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Байтуган авылында гомер кичерүче Николаевлар өй тирәсендә бик күп кар сыннары ясаганнар. Быел күпләр “сын ясар өчен кар аз булды” дип зарлансалалар да, әлеге гаилә карны ат белән ташыган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Алар арасында традицион Кыш бабай һәм Кар кызы, яшел Чыршы да бар. Шунда ук 2019 ел символы – Сары дуңгыз да урын алган.
"Без елның-елында капка төбебезгә менә шулай күп итеп сыннар ясыйбыз. Үзебезгә дә күңелле, авылны да бизәп тора", – диләр Николаевлар.
Әлеге авылның балалар бакчасы территориясендә дә кар сыннары урын алган. Шунда ук сабыйлар өчен кардан кечкенә генә тау да ясап куйганнар. Балалар бакчасына йөрүчеләр анда рәхәтләнеп тау шуа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз