Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районының авыл мәктәбе укытучысы республика бәйгесендә өченче урын алды
Ул рус теле һәм әдәбияты укыта.
(Әгерҗе, 1 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Республика күләмендә узган “Авыл укытучысы – 2019“ бәйгесенә йомгак ясалды. “Авыл укытучысы“ бәйгесендә Тирсә мәктәбе укытучысы Ләйсәния Мусина өченче урын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Конкурста катнашкан Татарстанның авыл мәктәпләрендә эшләүче мөгаллимнәр Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә финалда катнаштылар. Икенче этапны уңышлы узган ун конкурсант арасында Тирсә мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Мусина да бар иде.
Укытучылар, финалда ачык дәресләр күрсәтеп, үз эшләренә йомгак ясап, аны анализладылар. Нәтиҗәдә, иң көчле авыл укытучылары арасында Ләйсәния Зәки кызы өченче урын алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз