Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районыннан Арслановлар шәҗәрәләр бәйгесендә җиңеп кайтты
Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Минзәлә, Зәй, Әгерҗе, Чаллы, Тукай, Актаныш районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте.
(Әгерҗе, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре», Таңсылу Арсланова). Татарстан Республика буенча «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» шәҗәрә бәйрәме ел саен уза. Быел исә, Әгерҗе районыннан Арслановларга Актаныш районына барып, әлеге шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабында катнашырга тәкъдим иткәннәр һәм алар җиңү яулап кайткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында Минзәлә, Зәй, Әгерҗе, Чаллы, Тукай, Актаныш районы вәкилләре үзләренең гаилә тарихларын тәкъдим итте. Иң башта гаиләләр тарафыннан яратып әзерләнә торган гореф- гадәтләрне саклаучы сый-нигъмәтләр һәм гаилә эшчәнлеге күрсәткечләренең презентациясе тәкъдим ителде.
Аннары алар сәхнәдә үзләренең нәсел агач — шәҗәрәләре белән таныштырды. Танышу исә гаилә тарихларының иҗади чыгышлары белән бәйләнеп китте. Тамашачы исә, һәр гаиләне дә матур итеп алкышларга күмде, чөнки һәр нәселнең дә көчле әзерлеге күренде.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, нәтиҗә ясалган арада, сәхнә буш тормады — үзешчәннәр үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз