news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районындагы Кырынды авыл җирлеге иң беренче булып “Чиста яр буе“ акциясенә кушылды

Барлыгы 400 кг чүп җыйганнар.

(Әгерҗе, 21 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Татарстанда Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы карары белән игълан ителгән “Чиста яр буе“ акциясенә Әгерҗе районында иң беренчеләрдән булып Кырынды авыл җирлеге кушылды, дип яза җирле басма.

Кырынды авыл җирлеге Советы, Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл башлыгы Илназ Закиров җитәкчелегендә авыл буасы ярларын чистартканнар. Барлыгы 400 кило чүп җыйганнар.

–Җәй көне буа тирәсендә халыкның өзелеп торганы юк. Кемдер су коена, балык каптыручылар да шактый була. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәргә яраталар, әмма күпләр үз артларыннан чүпләрне җыймыйлар. Табигатьне шулай пычратуларына күңел әрнеде, – ди Илназ Илгизәр улы.

Хәзер кырындылылар авыл тирәсеннән агучы Иж елгасы буен чистартырга планлаштыралар. Сентябрь башында яңадан буа белән елга буйларын тәртипкә китерәчәкбез, ди авыл җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot