news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә һәм урамнар яктыртыла

Узган ел Әгерҗе районы халкыннан барлыгы 2,9 миллион сум үзара салым акчасы җыелган.

(Әгерҗе, 26 сентябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова).Узган ел Әгерҗе районы халкыннан барлыгы 2,9 миллион сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге акчаларның һәр бер сумына республика бюджетыннан дүрт сум өстәлеп райондагы 21 авыл җирлегенә 11,6 миллион сум акча бирелгән, дип яза җирле басма.

Хәзерге вакытта авылларда бу акчаларга урам юлларын төзекләндерү, кеше тормышына куркыныч яный торган карт агачларны кисү, урамнарны яктырту, зиратларны тәртипкә китерү һәм башка эшләрне башкаралар. “Ярый әле, әлеге программа эшли. Ул булмаса, бу кадәр төзекләндерү эшләре алып бара алмас идек“, – диләр авыл җирлекләре башлыклары.

Районда иң зур җирлекләрнең берсе булган Исәнбайда да әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле бик күп эшләр башкарылган инде.

– 2014 елда Исәнбайда халык арасында аңлату эшләре алып барып үзара салым акчасы җыюны оештырып җибәрдек. Дөрес, башта берникадәр аңлашылмаучанлыклар килеп чыкты. Берәүләр хуплады, икенчеләрнең бик ышанасы да килмәде. Әмма халыктан җыелган акчага Хөкүмәтебез дә шактый гына сумма өстәгәч һәм төзекләндерү эшләре башкаргач, авылдашлар да, үзебез дә бик сөендек, – дип сөйли җирлек башлыгы Фәнил Сираев.

Бик күп авыллардагы кебек Исәнбайда да иң беренче эшне юлларны тәртипкә китерүдән башлаганнар. Дүрт ел эчендә 14 чакрымга якын авыл урамнарын бер кат тигезләп, вак таш, комлы катнашма җәеп чыкканнар. Шулай итеп, халыкның үзәгенә үткән юлсызлык проблемасы хәл ителгән. Юлларны төзекләндерү эше алдагы елларда да дәвам итәчәк әле. Кеше тормышына, электр һәм газ җайланмаларына куркыныч тудыручы 47 йөзьяшәр тирәк агачын кискәннәр. Моның өчен дә халык бик рәхмәтле җитәкчеләргә. Мәңгелек йорт – зиратны зурайту, койма тоту өчен ел саен билгеле бер суммада акча бүленгән. Хәзер халыктан урамнарда караңгы дигән моң-зар да ишетелми. Әлеге проблема да үзара салым акчасы хисабына хәл ителгән. Авылдагы 30 колонканы алыштырып, аларның күбесенә беседкалар да куйганнар.
–Үзара салым акчасына башкарылган эшләр болар белән генә бетми. Чүплекләрне тәртипкә китерү, документлар эшләтү, кыш көне урам юлларыннан кар эттерү һәм башка еллар буе җыелган проблемаларны әлеге программа кысаларында хәл иттек, – дип сөенә Фәнил Фаиз улы. – Капиталь ремонт программасына кертелеп заманча төзекләндерелгән Мәдәният йортының алгы ягын да танымаслык итеп үзгәртүгә ирештек. Узган ел үзара салым акчасына сугышта башларын салган, фронттан туган якка исән-сау кайткан исәнбайлылар хөрмәтенә яңа обелиск урнаштырдык, билгесез солдат һәйкәлен яңарттык һәм 120 метр койманы алыштырдык. Әгәр клубы көлеп торып, территориясе ямьсез булса, халык безне аңламас иде.

Әнә шулай, һәр елны төзекләндерү эшләре алып баргач, авыл күзгә күренеп матурлана, төзекләнә.

–Авылның бер башыннан икенче очына кадәр көн саен ике чакрым араны узып фермага сыер саварга йөргәнемә утыз ел инде. Төрле чаклар булды. Пычрак та ердык, караңгыда да кайттык. Хәзер ул заманнар артта калды, шөкер. Көчле яңгыр яуса да авыл урамнарыннан, кем әйтмешли, туфли белән йөрергә була. Һәр баганада ут балкый. Бу эшләргә бик сөенәбез. Быел да референдумда катнашып, үзара салым акчасын иң беренчеләрдән булып тапшырачакмын. Чөнки барысы да үзебезнең мәнфәгатьләрне кайгыртып эшләнә бит, – ди Раушания Әскәрова авыл җитәкчеләренә, Хөкүмәтебезгә рәхмәтле булып.

Узган ел бер кешедән 300 сум исәбеннән барлыгы 187,5 мең сум акча җыеп тапшырганнар. Шуңа Хөкүмәтнекен дә кушкач 937,5 мең сум акча кайткан.

–Әлеге акчага Яр буе, Мәктәп һәм Октябрь урамнары юлларына вак таш җәю, кыш көне авыл эчендәге юлларны кардан чистарту, суүткәргеч системасын яңарту, Исәнбай җирлегенең генераль планын эшләү, авылга керү юлына бик матур аншлаг урнаштыру, урам утларын карау һәм башка эшләрне башкарачакбыз, – ди Фәнил Сираев. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100