news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында югалган балыкчыны урманда үле килеш тапканнар

Татар Шаршадысы авылында яшәүче 57 яшьлек ир-ат 31 июльдә Иж елгасына балыкка киткән булган.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Әгерҗе районында югалган балыкчыны урманда үле килеш тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татар Шаршадысы авылында яшәүче 57 яшьлек ир-атның 31 июльдә үк Иж елгасына балыкка китүе турында хәбәр иткән иде. Шуннан соң аны беркем дә күрмәгән, балыкчы үзе туганнары белән элемтәгә чыкмаган.

6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты көн дәвамында 34 гектар мәйданда урманнар һәм ерганакларны, шулай ук елганың яр буе линиясен айкап чыккан.

Ир-атның мәетен Иж елгасы тирәсендә – урманда табып алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Балыкчының ни сәбәпле үлүен ачыклыйлар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100