news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында йомгаклау сессиясе Татарстан Премьер-министры урынбасары катнашында узды

Быел Әгерҗе шәһәре 80 еллыгын билгеләп узачак.

(Әгерҗе, 15 февраль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Дания Абзалиева). Әгерҗе муниципаль район Советының XXV утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнаштылар, дип яза җирле басма.

Районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм проблемалары, 2018 елга бурычлар турында Әгерҗе районы башлыгы Валерий Макаров сөйләде.

–Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәтебез ярдәме һәм уртак тырышлык белән без 2017 елны лаеклы тәмамлый алдык. Район халкы алдында торган барлык социаль бурычлар да үтәлде. Моңа районыбызда яшәүче һәркемнең өлеше кергән. Шуңа күрә хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – дип билгеләп үтте Валерий Владимирович үз чыгышында.

Район җитәкчесе 2018 елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, хезмәт күрсәтү, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү өлкәләре алдында торган бурычларга да тукталды.

–Район икътисадын үстерү турыдан-туры яңа предприятиеләр үсешенә бәйле. Бу яклап Әгерҗе ит комбинатын аерым билгеләп үтү урынлы булыр. Агымдагы елда әлеге предприятие керү уңаен яңартырга һәм яңа әзер продукция складын кулланылышка тапшырырга җыена. Бу товар әйләнешен тагын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – диде Валерий Макаров.

Утырышта катнашучылар Әгерҗенең аскы өлешендә бакча-мәктәп төзү буенча сөйләшүләр алып барылуы хакындагы хәбәрне дә алкышлап кабул иттеләр.

–540 укучыга һәм 80 сабыйга исәпләнгән әлеге бинаны сафка бастыру белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге күп кенә проблемаларны чишәргә ярдәм итәр иде, – диде район башлыгы.

–2018 ел районыбызда вакыйгаларга бай булачак. Без быел Әгерҗе шәһәренең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Тиздән ТАССРның 100 еллык юбилее җитә. Әлеге истәлекле даталарны да матур уңышлар белән каршы алырбыз дип ышанам, – дип йомгаклады Валерий Владимирович үз чыгышын.

–Социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Әгерҗе районы, 2016 ел белән чагыштырганда, позициясен бер баскычка яхшырткан. Әмма бу гына аз. Һәр өлкәне аерым анализлап, күрсәткечләрне яхшырту буенча эшләргә кирәк, – диде Васыйл Шәйхразиев.

Ул, иң беренче чиратта, демографияне яхшырту мәсьәләләренә тукталды.

–Яшьләр гаилә корсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшь гаиләләр санын арттыру мөһим. Бу яклап быелдан яшь гаиләләргә төрле матди ярдәм күрсәтелә башлавы моңа уңай йогынты ясар дип уйлыйбыз, – диде Премьер-министр урынбасары.

Ул шулай ук сәламәтлекне саклау буенча Әгерҗе районының рейтингта түбән баскычларда торуын билгеләп үтте һәм әлеге өлкәдәге проблемаларны аерым анализлау бурычын куйды.

–Эшләнгәннәр дә күп, бурычлар да җитәрлек. Үзара аңлашу булганда аларны үтәү авыр булмас дип уйлыйм. Шуны онытмагыз: районның уңышы һәркемгә, аның үз бурычларына ничек каравына турыдан-туры бәйле, – диде Васыйл Шәйхразиев.

–Татарстан башкаласыннан иң ерак урнашкан районнарның берсе булса да, Әгерҗе тулы канлы тормыш белән яши. Монда, әлбәттә, социаль программаларның да йогынтысы бик зур. Шулай ук әгерҗелеләрнең бердәм команда булып эшләүләре дә игътибарга лаек. Мин аларның алда торган бурычларны да бердәм булып чишәчәкләренә ышанам, – диде Альберт Хәбибуллин.

Сессия тәмамлангач, Казан кунаклары район Мәдәният сарае фойесында әзерләнгән күргәзмә белән таныштылар. Әгерҗе ит комбинаты, “Нәүрүз“ ширкәте, “Икмәк-азык комбинаты“ кебек эре предприятиеләр белән беррәттән, Кырындыдан Фирая–Альфред Солтановлар бытбылдык йомыркалары һәм башка кошчылык продукциясе, Кичкетаңнан Гончаровлар бал һәм кортчылык ризыклары, Тирсәдән Равил Харисов сөт эшләнмәләре тәкъдим иттеләр. “Кичке Таң“ заказчысы әзерләгән күргәзмәне, шәхси эшмәкәр Ленар Хамитов предприятиесе ясаган мебельне дә зур кызыксыну белән карадылар җитәкчеләр һәм күргәзмәне әзерләүдә катнашкан һәр әгерҗелегә олы рәхмәт сүзләре җиткерделәр, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100