news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында язгы кыр эшләре алдыннан техниканың әзерлеге тикшерелде

Беренче урында “Агрохимсервис“ ширкәтенең “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгы, икенче - “Кадыбаш“ бүлекчәсе, өченче – “Исәнбай“ бүлекчәсе.

(Әгерҗе, 13 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов җитәкчелегендәге комиссия, Әгерҗе районындагы хуҗалыкларда булып, авыл хуҗалыгы техникаларының һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде, дип яза җирле басма.

Комиссия әгъзалары иң башта V филиалның “Терси-Транс“ участогында булдылар. Биредә чәчү комплексларын, ремонт ясау остаханәсен, токарьлык цехын карадылар. Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә әзерлекнең тулы көченә баруын әйттеләр.

–Баштарак запас частьлар белән тоткарлыклар булса да, соңгы вакытта эш өчен бөтен шартлар тудырылуы сөендерә. Менә мин хезмәттәшем Илнур Нуриманов белән кукуруз чәчкечләр төзекләндерәм. Эшебезне төгәл башкарырга тырышабыз. Кызу чорда без төзәткән чәчкечләр аркасында тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен тырышабыз, – ди Фәрит абый Идрисов.

Биектау һәм Иж-Бәйкидән килеп эшләүче механизаторлар Марсель Әхмәдишин һәм Ришат Халматовның да күңелләре көр.

–Чәчү башланганчы тракторыбызны җыеп бетереп старт сызыгына куячакбыз, – диләр авыл уңганнары.

Хезмәтчәннәрнең барысы да медицина тикшерүе узган, махсус киемнәр белән тәэмин ителгән. Иң мөһиме, эшче кулларга кытлык юк.

“Агрохимсервис“ ширкәтендә чәчүгә йөз процент әзер икәнлекләрен әйтеп сөендерделәр. Чынлап та, биредә тагылма агрегатларны да, техниканы да ремонтлауны төгәлләгәннәр.

“Кадыбаш“ бүлекчәсендә дә техниканы ремонтлап бетереп тезеп куйганнар.

–Культиватор, чәчү, тырма, җир эшкәртү агрегатлары, чәчү комплексы – барысы да әзер. Механизаторларыбыз да менә дигән. Рәшит Айдаров, Азат Бәшәров, Ринат Якупов, Айрат Айдаров, Илшат Әхмәдиев, Илдус Әхмәтҗанов кебек җир уллары булганда чәчүне вакытында һәм тиз көннәрдә башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз, – ди III филиал директоры Илфат Муллануров.

Исәнбайда да җитәкчеләрне яхшы кәеф белән каршы алдылар. Запас частьлар белән бәйле авырлыклар инде артта калган. Чәчү өчен кирәкле барлык агрегатлар тиешенчә ремонтланган. Бары техниканы гына төзекләндереп бетерәсе калган.

–Безнең егетләр дә сыналган, күпьеллык тәҗрибәләре булган механизаторлар. Уртак тырышлык белән алтын бөртекләрне җир куенына салырбыз дип өметләнәбез, – ди “Исәнбай“ бүлекчәсе идарәчесе Ирек Нәгыймов.

–Быел шактый гына авыр, катлаулы ел булды. Әмма безнең алда бер генә бурыч: җирне буш калдырмыйча, чәчү эшләрен кыска срокларда башкарып чыгу. Без сезгә бу җаваплы чорда уңышлар телибез, – диде “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Радик Мәүлиев һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.
Комиссия урыннарны түбәндәгечә билгеләде:

Беренче урында “Агрохимсервис“ ширкәтенең “Наҗар“ ярдәмче хуҗалыгы, икенче - “Кадыбаш“ бүлекчәсе, өченче – “Исәнбай“ бүлекчәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100