news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында яшәп иҗат итүче шагыйрә юбилеен дуслары белән үткәрде

Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәп иҗат итүче, Татарстан, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы Әлфирә Низамовага 65 яшь тулды.

(Әгерҗе, 10 июль, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәп иҗат итүче, Татарстан, Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы, бик күп премияләр иясе, биш китап авторы Әлфирә Низамова 65 яшьлек юбилеен иҗатташ дуслары, туганнары һәм авылдашлары белән бик җылы итеп уздырды, дип яза җирле басма.

30 елга якын Исәнбай Мәдәният йортын җитәкләгән, бик күп матбугат басамалары белән иҗади элемтәдә яшәүче Әлфирә ханымны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин һәм үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева тәбрикләп район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев күптән лаеклы ялда булса да, авылда чаралар уздырганда һәрвакыт ярдәм кулы сузучы, матур идеяләр тәкъдим итүче Әлфирә Абзал кызына олы рәхмәтен белдерде. Күп еллар кулга-кул тотынып эшләгәне, һәрвакыт тирән мәгънәле язмалар, шигырьләр җибәреп торганы, фикер-тәкъдимнәр җиткергәне өчен “Әгерҗе хәбәрләре“ һәм “Яңарыш“ газеталары хезмәткәрләре дә Әлфирә ханымга алга таба да иҗатының гөрләп чәчәк атуын теләделәр. Әлмәттән килгән шагыйрә Клара Булатова, Воткинскидан Гөлфия Исхакова да иҗатташ дусларына изге теләкләрен җиткерделәр.

Бу көнне сәхнәдә Әлфирә ханымның шигырьләре яңгырады, артистлар аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар. Исәнбай “сандугачлары“ Зөбәйдә Сәйфетдинова, Рамил Мухъгалин, Ләйсән Хәбирова, Әлфия Каерова, Зөлфия Муллина, Девәтернәдән Фәнис Арсланов җырларын тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Исәнбайдагы “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары, Фәтхия Зарипова, Фәридә Җәмилева, Гүзәлия Исмәгыйлева каләмдәш дусларын шигъри тәлгәшләр белән котладылар. Гаиләсе, балалары, оныклары да, Әлфирә ханымга тирән рәхмәтләрен җиткереп, теләкләр яудырдылар.

–Мин гаиләм, дусларым белән бәхетле. Сез исән-сау, янәшәмдә булганда мин әле иҗат итәчәкмен, – диде шагыйрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100