Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗе районында яшәүче олпат язучының яңа китабы дөнья күрде
“Мәхәббәт һәм мәкер“ исемле яңа китабында нәкъ шул исемдәге бик тә гыйбрәтле хикәя урын алган.
(Әгерҗе, 1 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Әгерҗе районы Кырынды авылында гомер кичерүче, тиздән 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алырга әзерләнүче язучы Габдулла ага Галиевның шушы көннәрдә генә “Мәхәббәт һәм мәкер“ исемле яңа китабы табадан төште, дип яза җирле басма.
Китапта нәкъ шул исемдәге бик тә гыйбрәтле хикәя урын алган. Моннан тыш, җыентыкта бер драма әсәре, аксакал язучының төрле елларда иҗат ителгән башка хикәяләре, төрле язмалары тупланган. Гади тел белән кеше күңеленә үтеп керерлек итеп язылган әсәрләрне укый башлагач, соңгы битен япмыйча аерылып та булмый. Аның тормышчан геройлары белән бергә борчыласың, шатланасың, ачы язмышлары, тирән уй-кичерешләре турында укыганда күңел тула...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз