news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында яшәүче Гариф Хафизов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны район башлыгы Валерий Макаров, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев та котлады.

(Әгерҗе, 5 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Кичкетаңда яшәүче Гариф ага Хафизов 90 яшен пар канаты Динәсе белән бергә каршы алуына сөенә, дип яза район газетасы.

– 62 ел бергә гомер кичерәбез карчыгым белән. Бер-беребезне гомер буе ихтирам итеп яшәдек. Беркайчан авыр сүз әйтешкәнебез булмады. Ир-ат хатын-кызга хөрмәт белән карарга тиеш, – ди Гариф ага.

Олы кунаклар – район башлыгы Валерий Макаров, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриевны да күтәренке кәеф белән каршы алды ул. Җитәкчеләр бүләкләр, Рәсәй Президенты Путинның котлау открыткасын тапшыргач, андагы тәбрикләү сүзләрен кычкырып укып та күрсәтте.

– “Сез – сугыш елларында зур батырлыклар күрсәткән буын. Дәһшәтле еллардан соң илне торгызуга күп көч куйдыгыз“ дигән сүзләре күңелемә бигрәк тә хуш килде, – ди Гариф ага.

Сугышның эчендә кайнамаса да, 1944 елга кадәр авылда иң авыр эшләр башкарырга, ә армиягә алынгач Харьковтан Сахалинга кадәр барырга туры килә аңа. Ә армиядән кайткач авылдашы – Балтач кызы Динә белән тормыш корып җибәрәләр. Көтеп алган бердәнбер кызлары Дилүсә дөньяга килә.

1954 елга кадәр комбайнда эшли Гариф абый. Корыч атны ремонтлаганда тимер кереп бер күзе сукырая. Аннан соң ат белән эшләргә, колхоз кортлыгын карарга туры килә.

– Кайда гына эшләсә дә, сынатмады ул. Икебезнең дә хезмәт стажыбыз 57 елга тулды, – ди Динә апа.

– Әткәйнең холкы бик тыныч. Җитәкчеләр, хезмәттәшләре белән һәрвакыт уртак тел таба белде. Үзенә тапшырылган вазифаны җиренә җиткереп, төгәл итеп башкарды, – ди Дилүсә апа.

Кызлары белән кияүләре Дилфәр Балтачтан Кичкетаңга күченгәч, Гариф абый белән Динә апа да балалары янына күченеп киләләр.

– Өебезне сүтмичә тарттырып алып килдек. Балтачыбызны бик сагынсак та, ярый әле, күченгәнбез дип сөенәбез. Күршедә генә яшәүче кызыбыз – картлык көндә олы терәгебез, ди Динә апа, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100