news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында яшәүче Габделфаяз Галиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Аның 16 ел гомере хәрби хезмәттә үтә.

(Әгерҗе, 24 февраль, "Татар-информ", Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген Әгерҗе районының Барҗы-Пельгада яшәүче Габделфаяз абый Галиевка 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме һәм Ватанны саклаучылар көне белән район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, Кичкетаң авыл җирлеге башлыгы Зөлфәт Нуриев котладылар. Мөхтәрәм сугыш һәм тыл ветеранын котларга якыннары да җыелган иде, дип яза районның "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы.

Габделфаяз абый Сокманда туып үсә. 1944 елда сугышка китә. Аннан соңгы 16 ел гомере хәрби хезмәттә үтә. Озак еллар Мәскәүдә фәнни-тикшеренү институтында эшли. Бүген ветеран Барҗы-Пельгада туганнары Фәния һәм Риф тәрбиясендә яши. Шушы яшендә дә бик зирәк акыллы, шаярып сөйләшә, дөнья хәлләре белән кызыксына. Менә шундый гамьле ил агасын туганнары бик хөрмәтлиләр, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100