news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында яңа мәктәп төзелешенә 41 млн сум биреләчәк

2018 елның 1 сентябренә Күләгәш балалары заманча мәктәпкә киләчәкләр.

(Әгерҗе, 1 март, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе районы Күләгәш авылында 30 балага исәпләнгән башлангыч мәктәп-балалар бакчасы төзелә. Яңа мәктәп салу өчен республикадан 41 миллион сум акча тәгаенләнгән, дип яза җирле басма. 

Ул яңа уку елына бина әзер булачак. Хәзерге вакытта бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Төзүчеләр биредә эчке эшләрне башкаралар. 2018 елның 1 сентябренә Күләгәш балалары заманча мәктәпкә киләчәкләр. Узган гасырда агачтан төзелгән, моңа кадәр мичкә ягып җылытылган мәктәп тарихка кереп калачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot