news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында узган ел, 2016 елга караганда, илле пар күбрәк язылышкан

Узган ел 476 әгерҗеле якты дөнья белән хушлашкан. 2016 ел белән чагыштырганда, вафат булучылар 38гә кимрәк.

(Әгерҗе, 14 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районында узган ел, 2016 елга караганда, илле пар күбрәк язылышкан, дип яза җирле басма.

2017 елда Әгерҗе районында 306 сабый – 151 малай, 155 кыз дөньяга килгән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 72 балага азрак.

94 гаиләдә – беренче, 119 гаиләдә – икенче, 60 гаиләдә – өченче, 33 гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк сабый тууны бәйрәм иткәннәр. Ике гаиләдә игезәкләр дөньяга килгән. Иң яшь әнигә – 18, иң өлкәненә – 45 яшь.

Узган ел 476 әгерҗеле якты дөнья белән хушлашкан. 2016 ел белән чагыштырганда, вафат булучылар 38гә кимрәк.

Барлыгы 167 яшь пар никахын рәсмиләштергән. Алдагы ел күрсәткечләренә караганда, өйләнешүчеләр 50гә күбрәк булган. Аерылышучылар – 109 пар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100