news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗе районында узган айда тугыз мең төп агач утыртканнар

Бүген оешма-предприятиеләр, мәктәпләр үз территорияләренә агачлар утырттылар.

(Әгерҗе, 6 октябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Бүген Урман утырту көнендә Әгерҗе районында да агач утырту өмәләре оештырыла. Гомумән, сентябрь, октябрь айларында районда тугыз мең төп агач утыртылган, дип яза җирле басма.

Әгерҗенең яңа татар зиратына илтүче юл буйларында, Кадыбаш, Шаршады авылларында, Красный бор урманчылыгында нарат, каен, миләш үсентеләре утырту өмәләре булган.

Бүген оешма-предприятиеләр, мәктәпләр үз территорияләренә агачлар утырттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot