news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында урып-җыю эшләре экваторга якынлаша

Уртача уңдырышлылык – бер гектардан 16 центнер.

Әгерҗе районында урып-җыю эшләре экваторга якынлаша
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 30 август, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 29 августка Әгерҗе районы кырларыннан барлыгы 14028 гектарда (планга карата – 55 процент) бөртеклеләр суктырылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

“Агрофирма–Әгерҗе” ширкәтендә 9679 гектар (48 процент), “Наҗар”да 430 гектар (70 процент), “Сарсак-Омга”да 730 гектар (80 процент), фермерлык хуҗалыкларында 3181гектар (89 процент) мәйданда урып-җыю төгәлләнгән. Бүгенге көндә игенчеләр “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең арпа, арыш, бодай басуларында эшлиләр. Уртача уңдырышлылык – бер гектардан 16 центнер.

Басуларда көзге чәчү дә алып барыла. Авыл хезмәтчәннәре 9800 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш. Бүгенге көнгә 4800 гектарда арыш чәчелгән. Бу – барлык мәйданның 49 проценты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100