news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗе районында “Уразай каеннары“ фестивале узды

Талантларга бай кечкенә авылда әлеге фестиваль быел өченче тапкыр оештырылды.

 (Әгерҗе, 6 декабрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе районында “Уразай каеннары“ фестивале узды. Талантларга бай кечкенә авылда әлеге фестиваль быел өченче тапкыр оештырылды, дип яза җирле басма.

Уразай каеннарына сокланып, табигатьнең шушы гүзәлләреннән илһам алып иҗат итүче композитор Гафият Нигъмәтуллин җырларына багышланды быелгы фестивальнең беренче өлеше. Ходай бу сәнгатькәргә талантны бик мулдан биргән: җырлый, бии, гармунда, курай, тальянда, баянда уйный. Ул – йөзгә якын шигырьне көйгә салган композитор да. Тормыш юлын Салагышта Мәдәният йорты директоры булып башлаган булдыклы егет комсомол оешмасы секретаре, аннан соң Салагыш авыл Советы рәисе булганда да, шунда Мәдәният йорты төзү эшләрен җитәкләгәндә дә җыр-биюдән, уен коралларыннан аерылмый. Салагышның 45 кешелек җыр һәм бию ансамбле составында Болгария, Румыния кебек илләрдә дә чыгыш ясый. Республика күләмендәге бәйгеләрдә җиңү яулаган “Көмеш телле гармун“ халык ансамблен оештыручыларның берсе дә Гафият.

Фестивальнең визит карточкасына әверелгән “Уразай каеннары“н башкарганда Гафият Нигъмәтуллин һәм авылның җырчы сандугачы Илназ Фазлыевка тамашачылар да бердәм булып кушылды.

Бу минутларда тамашачылар арасында утыручы 96 яшьлек әнисе Маһинурның улы өчен горурлануы йөзенә чыккан иде. “Гафиятуллам ике тапкыр Казанда “Җырлыйк әле!“ тапшыруында катнашты. СССР вакытында Бөтенсоюз смотрында ике тапкыр лауреат булып, алтын медальләр белән куандырды,“ – диде ул.

Фестивальнең икенче өлешендә районыбыз таланталары чыгышларын карап хозурландык. Пелемешнең “Ош вис, вис“ ансамбле бии башлауга, аларга залдагы Кадрәк, Бима авылларыннан килгән милләттәшләре дә кушылды. Иске Чекалдадан “Сударушка“, Салагыштан “Картлыгымның яшьлегендә“, Уразайдан “Яшь йөрәкләр“ ансамбльләре чыгышлары да тамашачыларның көчле алкышлары астында барды. Салагыштан Дамир Мулләхмәтов, Көчектән Фәнилә Лотфуллина, Наил Таҗиев, Исәнбайдан Рамил Мухъгалин чыгышлары районыбызда оста җырчыларның күплеген тагын бер кат раслады. Быелгы фестивальдә яшьләрнең күплеге дә куанычлы. Ямурзадан Эльвина Исмәгыйлованың җырлары, Девәтернәдән Азалия Шакирова, Шаршадыдан Зөлфирә Имангулова, Кичкетаңнан “Умырзая“ ансамбленең биюләре яшь алмаш үсеп килүен ачык күрсәтә. Девәтернәдән Назлыгөл Арсланова һәм Эвелина Ибатуллинаның акрогимнастика буенча чыгышлары тамашачыларда зур соклану уятты. Әгерҗедән Искәндәр Хәсәновның баянда уйнавы, Иж-Бубыйның танылган “Хыял“ ансамбле биюләре чараның матур бер бизәге булды.

Иҗат бәйрәмендә шигырьләргә урын бирелү дә чараның эчтәлеген баетты. Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталов авылдашларына яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Барҗы-Пельгадан Фәния Гайнушина, Азеводан Любовь Кузнецова шигырьләрен дә яратып тыңладык.

 

 

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100